Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Рүзилә Вәлиуллина “Сәламәтлекне ныгыту өстендә даими эшләү – безнең бурыч”

Балык Бистәсе районындагы Үри авылының китаханәчесе Рүзилә Вәлиуллина балалар белән спорт уеннары оештыра.

“Балачактан спорт белән шөгыльләнеп чыныккан кеше сирәк авырый. Һәр көн даими гимнастика ясаган кешенең гәүдәсе дә матур була. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы. Балаларның сәламәтлеген беренче урынга куеп, без аларга үзебез үрнәк күрсәтергә, үзебезнең арттан ияртергә тиешбез. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Сәламәтлекнең кыйммәтен аңлап, аны ныгыту өстендә даими шөгыльләнеп тору безнең бурыч. Без балаларга иртәнге зарядканың сәламәтлек өчен файдалы икәнен аңлаттык, алар белән төрле күнегүләр ясадык, саф һавада йөгерешле уеннар уйнадык”, – ди ул.

 Чыныктыру, шулай ук, һава режимын, бүлмәне эзлекле җилләтүне, һава температурасын нормада тотуны саклауны үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев