Россиядә яңа мәктәп олимпиадасы барлыкка киләчәк
Хәбәрләр

Россиядә яңа мәктәп олимпиадасы барлыкка киләчәк

Россия Мәгариф министрлыгы бу уку елыннан башлап «Хезмәт» фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасын уздыруны билгеләде. Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

2024 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең барлык мәктәпләренә «Хезмәт» дәресе «кайтты». Балалар конструкцияләү, робототехника, пилотсыз авиация системалары белән эшләү нигезләрен, компьютер графикасы һәм сызымнар өйрәнерләр, шулай ук аш-су пешерү һәм кисү-тегү буенча практика үтәрләр дип көтелә.

«2024/25 уку елыннан башлап «Хезмәт» («Технология») гомуми белем бирү фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы түбәндәге профильләр буенча үткәрелә: «Йорт культурасы, дизайн һәм технология», «Техника, технология һәм техник иҗат», «Мәгълүмати иминлек» һәм «Робототехника», диелә документта.

Татар-информ

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев