Россиядә фатирларның барлык төрләрен арендалау кискен кыйммәтләнгән
Хәбәрләр

Россиядә фатирларның барлык төрләрен арендалау кискен кыйммәтләнгән

Август белән чагыштырганда, бүлмә-студияләр өчен бәяләр уртача 4,7 процентка, бер бүлмәле фатирлар — 7,7 процентка, ике бүлмәлеләр — 3,9 процентка, өч бүлмәлеләр — 2,8 процентка арткан.

«Яндекс Аренда» сервисы мәгълүматлары буенча, сентябрь аеның беренче декадасында студияләрне арендалау уртача 32 мең сум тәшкил иткән, бер бүлмәле фатирлар — 35,4 мең сум, ике бүлмәле фатирлар — 45,4 мең сум, өч бүлмәле фатирлар — 60,7 мең сум булган.

Арендага бирелә торган торак бәясенең иң зур үсеше Красноярскта күзәтелә — + 19,6 процент, аена 27,7 мең сумга кадәр, Мәскәүдә — 14,8 процентка арткан, 118,3 мең сумга кадәр һәм Самарада — плюс 13,4 процент 38,2 мең сумга кадәр.

Казанда бер бүлмәле фатирны арендалау уртача — 25 — 35 мең чамасы (коммуналь хезмәтне кертеп).

Шәһри Казан


Нет комментариев