Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Россиядә ана капиталы индексацияләнәчәк

1 февральдән Россиядә ана капиталы беренче балага 630,4 мең сумга кадәр һәм икенче балага 833 мең сумга кадәр индексациялиләр. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Telegram каналында хәбәр ителә.

Беренче бала өчен түләү алган әти-әниләргә, икенче балалары туган очракта 202,6 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елда беренче бала өчен ана капиталы суммасы 589,5 мең сум, ә икенче бала өчен 779 мең сум тәшкил итә иде.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елның 1 гыйнварыннан Президент Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла һәм бүген «Демография» милли проектының бер өлеше булып тора.

Татарстанда яшәүче 390 меңнән артык хатын-кыз әлеге программа гамәлгә кергәннән бирле ана капиталы алды.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев