Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Роберт Андреев: «Бер кулыма – баян, икенчесенә чех вазасы тотып, апама килгәнем хәтердә»

«Рөхсәт итегез танышырга...» тапшыруының яңа кунагы – Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, асыл карендәшебез Роберт Андреев.

Роберт Егорович тапшыруда үзенең композиторлыкка килүе турында сөйләде. 

"Мәктәптә укыганда ук җырлар язып карарга омтылган идем, тик остазым “юк, син анда үрелмә” дип, кистереп куйды. Вакыт узды, мин моның турыда онытырга да өлгердем. Ә теләк күңелдә яшәгән, күрәсең...

1985 еллар булгандыр, инде музыкант буларак таныла да башлаган чорым. Фирзәр Мортазин, Зиннур Сәфиуллин кебек якты йолдызлар кабынды. Шулчак “Ник соң үземне сынап карамаска?” дигән уйлар белән, кулыма шигырь җыентыгы алдым. Ул – Роберт Ракиповның китапчыгы иде. Шунда “Зөһрә” дип аталган бер шигырьгә көй язып карадым. Көе сүзләренә ятты. Аны магнитофонга яздырып, танышым Шамил Шамгуновка (бүгенге көндә Әлмәт музыка училищесында укыта) тыңлаттым. “Әйбәт килеп чыккан”, – диде. Шәһәрдә ул вакытта үзешчән композиторлар конкурсы бара иде. Әзерләнмәдем дә, баянымны тоттым да, киттем шунда. “Роберт, соңга калдың инде. Шулай да, 16нчы булырсың”, – диделәр. Барысыннан соң чыгып, шул "Зөһрә"не җырладым. Бер-ике сәгатьтән нәтиҗәләр дә билгеле булды. Бәхетемә, 1нче урын алдым! Ул вакытта премиясе дә бар иде, бәллүр чех вазасы да бүләк иттеләр. Бер кулыма – баян, икенчесенә авыр ваза тотып, апам янына килгәнем әле дә хәтердә. Шул вакыйгадан соң, композиторлыкка тартылдым.

Кайвакыт йокларга яткач та әле, башта бер көйләр әйләнә. Йоклатмый, торып, диктофонга булса да яздырасың. Бүгенге көндә күпләгән атказанган һәм халык артистлары җырларымны башкара".

А.Мансурова фотосы
Тапшыру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев