Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Римма Никитина: «Халыкны энергетикам белән алам»

Җырчы Римма Никитина белән интервьюдан өзек.

— Сине дискотека форматы танытты кебек.
— Мине дискотекалар да түгел, социаль челтәрләр танытты. Инстаграм (Россиядә тыелган социаль челтәр) аша үземнең үҗәтлегем, уйлап та тормыйча бөтен җиргә чыгып китүем, күп йөрүем аркасында кеше мине таный, белә башлады. Мин үзем йөреп, һәр «подписчигымны» үзем җыеп алдым. Бернинди гифларда катнашмадым. Язылучыларым — барысы да реаль, кызыксынып язылган кешеләр.

Мин күбрәк Татарстаннан читтә йөрим. Пермь, Самара, Чувашия, Саратов якларыннан кайтып кергәнем юк, төп тамашачым шунда. Әле беркөнне Фәрит Низамиев әйтә: «Никитина, Ринат Рахматуллин Чувашия якларында җырлап йөрде-йөрде дә, Татарстанга бәреп керде. Синең белән дә шулай булыр әле», — ди.

Мин үз тамашачымны башка якларда таптым. Ул якларда артистлар тансыграк. Бездә җырчылар бик күп, һәм халык моңа ияләшкән. Ә болай мине иң беренче җылы кабул иткән шәһәр Ульяновск булды.

— Син менә, хейтерларым язганнар мине илһамландыра, дидең. Башкаларның, киресенчә, андый начар сүзләр ишетү, уку эшләү теләген бетерер иде.
— Алар миңа мотивация бирә. «Мин сезгә күрсәтермен әле!» — дип, тагын да ныграк эшли башлыйм мин. Бер дә исем китми. Апам белән әнием миңа килгән комментарийларны бөтенләй укый алмыйлар, чөнки йөрәкләренә якын кабул итәләр. «Тагын синең турыда шулай дип язганнар инде», — дип, апаның җеннәре котыра. «Укымагыз», — дим аларга. Үзем исә «истә тоталар мине, керәләр, язалар» дип сөенәм генә. Эшләре булмаган кеше яза инде ул комментарийларны. Мин, мәсәлән, үземә ошамаган кешегә язылмыйм да. Кызык булмаган кешеләргә кереп, теләсә нәрсә язып утырырга да вакытым юк.

— Сиңа гел шушы «зажигалка» образында яшәү авыр түгелме? Бу — чыннан да образмы, әллә инде син чынлыкта да шундый җиңел кешеме?
— Мин үзем шундый. Миңа сәхнәдә иң кыен әйбер — моңсу җырлар башкару. «Сикереп биисең, ничек сулышың җитә», — диләр инде миңа. «Мондый графикка ничек түзәсең?» — диләр. Беркөнне Саратовтан кайттым, 2 сәгать йокладым да, киттем Яшел Үзәнгә банкетка. Анда 5 костюм алыштырып, 20 җыр җырлап кайттым. «Ничек армыйсың?» — диләр. Халык ошатса, «икенче сулышым» ачыла. Мин эшемне яратам, ул мине тонуста тота, энергия бирә. Миңа шулай яшәү ошый.

— Алга таба нинди планнар белән яшисең?
— Рус телендә альбом чыгарачакмын. Игътибар иткән булсаң, соңгы вакытта җырларымны бары тик рус телендә генә яздырам. Соңгы татарча җырым узган ел җәй көне чыкты. Русча җырларым уңышлырак бара. 

 

— Татарча таныла алмады, шуңа русча җырлауга күчте, дип әйтмәсләрме?
— Инде хәзер үк әйтәләр. «Татарча җырлап, сәхнәне яулый алмадың, русчага күчтең. Ә үзеңдә акцент булуын беләсеңме?» — диләр. Ә миңа барыбер. Эшләп карамыйча гына, яңа әйбергә өйрәнеп булмый. Мин Максим, Юлия Савичевалар белән эшләгән укытучыга вокал дәресләренә йөрдем. Акцент мәсьәләсендә дә эшләдек. Ул миңа, шансларың бар, диде. «Борын белән җырлавың» да — синең «изюминкаң», диапазоның яхшы», — диде. Әйе, минем тавышым моңлы түгел. Ләкин мин халыкны энергетикам белән алам. Бөтенләй тавышым юк дип тә әйтмим. Югыйсә, концертлар куеп йөри алмаган булыр идем.

 

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев