Республикабызда +17 градуска кадәр җылы булачак
Хәбәрләр

Республикабызда +17 градуска кадәр җылы булачак

Бүгеннән Татарстанда температура фонының күтәрелүе фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.

Республикада иртән (шул исәптән Казанда) кыска вакытлы яңгыр явачак һәм кайбер урыннарда томан сакланачак. Көндез явым-төшем көтелми.

Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җилләре 4-9 м/с көч белән исәчәк. Көндезге сәгатьләрдә ул урыны белән секундына 14 метрга кадәр җитәчәк (Казанда секундына 11 метрга кадәр), дип билгеләп үтә метеорологлар.

Республикада көндез +12...+17 градус җылы булачак (ТР башкаласында — +14...+16).

Татар-информ

 


Нет комментариев