Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Республикабыз районнарындагы иген игүче карендәшләребез өчен урак өсте

Май аендагы салкыннар, шуларга ялганып киткән корылык игеннәргә начар йогынты ясаганлыктан, уңышның көтелгәннән азрак булуы бар. Җитмәсә, урып-җыю башланганын көтеп кенә торгандай, көн дә диярлек яңгыр коя. Шундый һава шартларына карамастан, җир кешесе тырышып үстергән уңышның бөретеген дә әрәм-шәрәм итмәскә тырыша.

Быел көннәрнең яңгырлы торуы гына иген басуларындагы уңышны җыеп алуга тоткарлык тудыра. Көннәр бераз аязуга, комбайнчылар кырга ашыга. Кайбыч районының Байморза авылыннан карендәшебез Альберт Лазерев узган елны үзе эшли торган «Август-Агро» хуҗалыгында абсолют чемпион булып танылган иде. 2023 елда ул «CLAAS Tuсano» комбайнында 2492 гектарга якын мәйданда барлыгы 6276 тонна ашлык суктырды.

Картлар әйтмешли, ел елга охшап килми шул. Комбайн штурвалында 32нче урып-җыюны каршылаган Альберт Георгиевич август башына 1079,45 тонна гына ашлык суктыра алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев