Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Поповка авыл клубында Чечен корбаннарын искә алдылар

11 декабрьдә Чечняда кораллы конфликтта һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелә.

Узган атнада Зәй районының Поповка авыл клубында Чечен сугышы корбаннарын искә алу көненә багышланган «Чечен уты» дип аталган искә алу кичәсе узды.

Поповка авылы егете, якташлары Валерий Утяганов – әлеге хәрби бәрелеш корбаны. Валерий Утяганов Чечняда рядовой солдат булып хезмәт итә. Ул хәрби пехота машинасы механигы була. Командирының гомерен ике тапкыр саклап кала. Тик хәрби бәрелешләр вакытында батырларча һәлак була. Үлгәннән соң ул “Батырлык өчен” медале һәм II дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнә.

- Cугыш корбаннарының берсен дә онытырга хакыбыз юк. Тыныч тормыш өчен гомерләрен кызганмаган Валерий Утяганов кебек егетләр безнең хәтердә мәңге сакланыр, - ди Поповка авыл клубы сәнгать җитәкчесе Зинаида Владимирова.

*1994 елның унберенче декабрендә Россия гаскәрләренең беренче эшелоннары Чечен Республикасы территориясендә "конституцион тәртипне торгызу» өчен Чечняга керә.

Фәннур Миникаев, Зәй офыклары
Фотолар авыл клубыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев