Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрау көнне туган карендәшебезгә Пётр дип исем кушканнар

Дүрт дистә елдан артык ерак араларга йөк машинасы йөртүче Петр Иванов 1960 елның Питрау көнендә дөньяга килгән.

Аның әтисе Иван Яковлевич – тумышы белән Кабан-Бастрык авылыннан. Сугыштан соң Түбән Биш җидееллык мәктәбенә физика укытучысы итеп билгеләнә. 1946 елда тыйнак, йомшак һәм чиста күңелле Пусташитның иң чибәр кызы Ольга белән гаилә корып җибәрәләр. Алар икесе дә гомерләрен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлыйлар. Иван Яковлевич 33 ел Түбән Биш мәктәбе директоры булып эшли. Ул җитәкчелек иткәндә мәктәптә бик зур эшләр башкарыла: мәктәп унъеллыкка әйләнә, өстәмә агач корпуслар, ат абзары, интернат, котельный җиткерелә, кирпечтән ике катлы яңа мәктәп салына.
Ивановлар гаиләсендә 5 бала үсә. Төпчек уллары Петр 1960 елның яшенле-яңгырлы Питрау көнендә дөньяга килә.

Бу көнне без әти белән “Урал” мотоциклына утырып, Чабак тауга Питрау бәйрәменә менеп киттек. Мәктәптә гомере буе техничка булып эшләгән кустар Сандра тутинең, мәктәпнең атын җигеп, бәхет кошы тоткандай: "Ивановның Петры туды!"- дип кат-кат кычкыра-кычкыра Питрау бәйрәме уза торган наратлыкка өермә өертеп килеп туктаганын хәзер дә хәтерлим. Ул вакытта миңа 6 яшь иде. Питрауда туган балага нинди исем бирәсе инде хәл ителгән иде, -дип искә ала ул вакытларны апасы Лидия.


Петр Чаллы автомеханика техникумында һөнәри белгечлек алып, КАМАЗ заводында эшләп, шуннан армиягә алына. Балачакта очучы булырга хыялланган егет хәрби хезмәтен Казахстан космодромында үти. Хезмәтен үтәп кайткач, минем ерак юлларга йөк ташу буенча эшкә кереп, дөнья күрәсем килә, дип белдерә. Менә шул хыялы яшәү рәвешенә әйләнә дә инде.


Петр Иванович дүрт дистә елдан артык ерак араларга йөк ташый. Россия шәһәрләрендә йөк машинасы йөртүчеләр арасында узучы конкурсларда катнашып, алдынгы урыннарны алып килә. Беренче җиңүе Түбән Новгородта була, аннан Калининградта узган бәйгедә икенче урынны ала. Симферопольдә узган «Иң яхшы йөк машина йөртүчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында берьюлы ике номинациядә призер була. Ул ил, дөнья гизә, ул булмаган почмак калмагандыр. Европа илләрен урап чыккан. «Ралли Дакар» марафонына аны Африкага чакыралар. Биредә ул безнең җиңүче булган команданы каршы ала.

Петр Иванов бүгенге көндә гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә төп нигездә (әти-әнисе лаеклы ялга чыккач, Чаллыга күчеп киткән булалар) яши. Уллары Иван да үз йөк машинасында әтисе кебек ерак араларга йөри. Оныклары Леон да техника белән “җенләнгән”: картинг белән шөгыльләнә.

Чыганак: Клара Ермолаева, Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев