Бүген Питрәч районында журналистлар өчен Сабантуй уза. Быел бәйрәм республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 600дән артык бу һөнәр ияләрен җыйды.
Сабантуйда катнашучылар өчен традицион уеннар, күңел ачулар һәм ярышлар әзерләнде. Журналистлар аркан тартуда, милли көрәштә катнашалар, шулай ук капчыкларда йөгерәләр. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр, медальләр һәм акчалата бүләкләр көтә.
Безнең “Туганайлар” газетасы редакциясе кызлары да сынатмыйлар.

Нет комментариев