Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Педагоглар династиясе эшен дәвам итүче Радий Харитонов

Радий Харитонов Зәй районының Сарсаз-Баграж төп гомуми белем мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре фәне укыта.

Радий Александрович шушы авылдагы укытучылар гаиләсендә икенче бала булып туган. Әти-әнисе шикелле үк, Радий да укытучы һөнәрен сайлаган. Педагоглар династиясенең ышанычлы дәвамчысы ул.

«Башта — Минзәлә педагогия училищесын, аннан Алабуга педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамладым. 1979 елдан Югары Баграж мәктәбендә укыта башладым. 1982-1984 елларда армиядә хезмәт иттем һәм 1985тән бүгенге көнгә кадәр үз туган авылым мәктәбендә эшлим», — дип үзе белән кыскача гына таныштырды ул.

Радий Александровичның хатыны Светлана Андреевна да үз якларыннан. Ул Зәй шәһәрендәге бала табу йортында шәфкать туташы булып эшли. Алар Роза һәм Ольга исемле ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. 

— Гомерләрен укытучылык эшенә багышлаган, бездә дә бу эшкә мәхәббәт уяткан мама-папабызның тормыш юллары миндә соклану һәм кызыксыну уяткандыр. Әлеге һөнәрне яратуым әле дә сүнми, сүрелми. Укытучы баласы булуым, үземнең шушы һөнәрне сайлавым белән дә чын күңелдән горурланам. Чыннан да, бар нәрсәнең башлангычы — укытучы кулында, — ди әңгәмәдәшем. 

Әйе, укытучыга да, галимгә дә, төзүчегә дә белемне укытучы бирә. Радий Харитонов укучылар турындагы фикерләрен дә сөйләп үтте:

— Укытучы укучыларга карата намуслы булырга тиеш. Баланы, ничек укуына карамастан, яратырга кирәк. Начар билгеләр өчен балаларны кимсетергә һәм җәза бирергә ярамый. «2»ле алган бала тәртипсез, ялкау була, дигән сүз дөрес түгел, «5»легә укучылар арасында да төрлесе була. Әлбәттә, бала белән сөйләшеп, нәрсәне аңламавын һәм аны ничек төзәтеп булуын ачыкларга кирәк. Мондый алым укучыны хаталар өстендә эшләргә һәм үз-үзен контрольдә тотарга өйрәтә. 

Радий Александрович — осталыгы, хезмәтен һәм балаларны яратуы, тыйнаклыгы нәтиҗәсендә җитәкчеләрнең, хезмәттәшләренең, ата-аналарның, укучыларының хөрмәтен казанган укытучы. Ул Россия Федерациясе гомумбелем тармагының «Мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесенә ия, республика күләмендәге олимпиадалар призеры. Төрле конкурслар, спартакиадаларда катнашырга да өлгерә. Сүз уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләребез өчен окоп шәмнәре ясау буенча, Сарсаз-Баграж мәктәбе укучылары һәм укытучылары районда беренчеләрдән. Бу эшкә Харитонов та үзеннән зур өлеш кертә.

«Минемчә, мондый чаралар аша без патриотлык, Ватаныбызны ярату, өлкәннәргә хөрмәт тәрбиялибез», — дип фикерләре белән уртаклашты укытучы Радий Харитонов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев