Павел Минеев: «2022 ел минем өчен бик мәшәкатьле булды»
Хәбәрләр

Павел Минеев: «2022 ел минем өчен бик мәшәкатьле булды»

Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев киләсе елга зур максатлар куйган.

– 2022 ел минем өчен бик мәшәкатьле булды. Авыл җирлегендә күп кенә эшләр башкарылды. Соңгы елларда су белән бәйле мәсьәләләр яхшы хәл ителгән иде. 2 километр озынлыкта суүткәргеч торбаларын да алыштырдык. Тиздән өченче скважинаны бурарга җыенабыз. Шулай ук, июнь аенда барлык туганнарымны, иптәшләремне җыеп, 60 яшьлек юбилеемны билгеләп үттек.

Яңа елны гаиләм белән каршылау традициягә кергән. Алла боерса, авылда туганнарым, балаларым белән, бергәләп, бәйрәм итәчәкбез. Киләсе елга зур максатлар куелды. Аларга исән-сау ирешергә насыйп итсен. Илдә, дөньяда тынычлык урнашсын!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны МАХ-канал да карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Нет комментариев