Җөридәге Питрау бәйрәменә иллегә якын керәшен фольклор ансамбле килә
Алар керәшен этник сәнгате республика фестиваленең “Питрау түгәрәк уены” мәйданында кичке җидедә чыгыш ясый башлаячаклар.
Сезне, әлбәттә, ул ансамбльләрнең кайлардан килүе һәм ниндирәк көйләр башкаруы кызыксындырадыр. Башта, ерак араларны якын итеп килүче кунакларны санап китик.
Алар — Красноярск краеның Комаровка авылыннан Лидия Тараканова җитәкчелегендәге «Чишмәкәй» фольклор төркеме. Самара өлкәсенең Назаровка авылыннан «Натукай» керәшен халык ансамбле (җитәкчесе Надежда Белякова). Удмуртиядән «Тәңкәләр» вокал ансамбле (Галина Кабанова), Мари Эль республикасыннан «Тулган ай» вокал коллективы (Светлана Иванова).
Күрше Башкортстанның Бакалы районыннан берьюлы ике коллектив — «Авылым моңнары» халык уен кораллары ансамбле (Наталья Борисова) һәм Корчай авылыннан "Идәшбаш"ансамбле (Надежда Пятибратова) килә.
Үзебезнең республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан бу мәйданда чыгыш ясаячак фольклор ансамбльләрне алфавит тәртибендә санап үтәбез:
— Алабуга шәһәренең "Ак каз«халык җыр ансамбле (Нина Сәлимуллина);
— Алабуга районының Олы Шүрнәк авылыннан «Сүрәкә» фольклор ансамле (Роза Роева);
— Алексеевск районының Кызыл Бәрән авылыннан «Бәрәнҗәр» керәшен халык фольклор коллективы (Ирина Яковлева);
— Балтач районының «Орчык» гөсләчеләр ансамбле (Айсылу Асадуллина), «Туганай» керәшен халык вокал ансамбле (Хәлил Фәезов);
— Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылыннан «Нур» халык фольклор ансамбле (Сергей Новиков); Кызыл Йолдыздан «Чулпы» халык фольклор ансамбле (Лариса Кибякова);
— Зәй районының «Җиләк» халык фольклор ансамбле (Ольга Агашкина);
— Кайбыч районының «Сәүдияр» керәшен халык фольклор ансамбле (Любовь Тимофеева);
— Казан шәһәреннән «Казансу» фольклор ансамбле (Ләйсән Абакаева); «Тумар» вокал-инструменталь ансамбле (Геннадий Макаров); «Айбагыр» керәшен халык фольклор-этнографик ансамбле (Галина Казанцева);
— Кукмара районындагы Село-Чураның «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле (Светлана Тимофеева)«;
— Лениногорск районының Федотовка авылыннан «Аланлык» фольклор ансамбле (Людмила Афанасьева)";
— Мамадыш районының "Карендәшләр«балалар фольклор ансамбле; «Көмеш тәңкә» фольклор ансамбле; «Урагай» керәшен фольклор ансамбле (Татьяна Петухова)«; Дүсмәт авылыннан «Җиңгәчәйләр» керәшен халык фольклор коллективы (Виктор Спиридонов); Дүсмәттән «Тәңкәләр» керәшен балалар фольклор ансамбле (Зоя Әхмәдиева); Владимир авылыннан «Талир тәңкә» (Галина Михайлова);
— Менделеевск районынының Иске Гришкин авылыннан «Бигәш» керәшен халык фольклор ансамбле (Клавдия Михайлова); Сәйтәк авылыннан «Карендәшләр» керәшен җыр һәм бию ансамбле (Ясминур Гыйззәтуллина); «Туганайлар» керәшен халык үзешчән җыр һәм бию фольклор ансамбле (Ясминур Гыйззәтуллина);
— Минзәлә районының «Мәлкәнәй» керәшен халык фольклор коллективы (Светлана Упаева);
— Питрәч районының «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле (Евдокия Никитина); Фадеев ларһәм Гавриловларның «Көмеш тәңкә» гаилә фольклор вокал ансамбле (Нина Фадеева);
— Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» керәшен халык фольклор ансамбле (Райлә Асанова);
— Теләче районының «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле (Татьяна Романова);
— Тукай районының Мәләкәс авылыннан «Питрау» балалар үрнәк фольклор ансамбле (Людмила Адамова); «Яшьлек» балалар хореографик коллективы (Татьянова Солдатова); «Айбагыр» керәшен фольклор ансамбле (Тамара Тузеева); Борды авылының «Борды» халык фольклор ансамбле (Нурия Рамазанова);
— Түбән Кама районыннан «Сүрәкә» керәшен халык фольклор ансамбле (Ольга Вәлиуллина); «Баш чишмә» ансамбле«; «Җиз кыңгырау» ансамбле; «Серле мәләнчек» гаилә фольклор ансамбле (Лидия Якушева);
— Әлмәт районының Кәләй авылыннан"Асыл бизәк" фольклор ансамбле (Кристина Кузнецова) һәм «Кәләем» халык фольклор ансамбле (Валентина Исламова);
— Яр Чаллы шәһәренең «Карендәшләр» керәшен халык фольклор ансамбле (Виталий Агапов);
— Яңа Чишмә районының «Сүрәкә» халык фольклор ансамбле (Светлана Питеркина).
Фольклор ансамбльләр белән беррәттән, әлеге «Питрау түгәрәк уены» мәйданында аерым җырчылар да чыгыш ясаячак: Рәмилә Габдрахманова (Бакалы районы), Анастасия Иванова, Нина Сәлимуллина, Рима Золотухина (өчесе дә Алабугадан), Эльза Гордеева, Валентин Иванов (икесе дә Балык Бистәсеннән), Яна Шалаумова (Менделеевск), Арсений Гаврилов (Питрәч).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев