Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Тәрбиттә тагын бер керәшен гаиләсе барлыкка килде

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында туып, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче, 8 ел очрашып йөргән Александр белән Анжелика гаилә кордылар.

15 июль көнне алар йолаларыбызга тугры калып, керәшенчә туй ясаганнар. Туй кыз ягында да, егет янында булган.

Төп йолаларның берсе – “башыру”. Бу – әти-әни, әби-бабаларын түргә утыртып, аларның яшь парга әйткән киңәшләрен, теләкләрен тыңлау. Соңыннан “Кыз озату” җыруын җырлап, кызны егет өенә озату да, “Бирнә сату”, “Җаңа кода” йоласы да, үтәлгән. “Туйның өченче көнендә акча сибеп тә биеттеләр безне”, –  диде Анжелика.

Анжелага 23 яшь, укый да, эшли дә, ә Александрга 26 яшь, эшли. Яшь гаилә шушы арада Ходай бәхиллеге алырга – кәбен койдырырга да уйлыйлар.

Корниковларга бәхет, парлы тормыш телибез! Үзегез кебек матур һәм уңган балалар алып кайтыгыз.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев