Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы йөрәкле укытучы Анна Суханаева

Мәктәп икенче өй булган кебек, укытучы — икенче әни, икенче әти.

Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. «Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...» дигән тыңлаганда һәркем үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, классташларын, ягымлы, укытучыларын онытмыйдыр. 

Зәй районының Әхмәт авылыннан укытучы Анна Васильевна Суханаеваны укучылары зур хөрмәт белән искә ала:

«Беренче дәресебез, көндәлегебездәге беренче билгеләр бүгенгедәй хәтеребездә. Зифа буйлы, чал чәчле, матур гына киенгән укытучы апабызның дәрес бирүе әле дә күз алдыбызда тора. Ул безне, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Без аңа гомеребез буе рәхмәтле. Анна түти безнең белән кызыклы темаларга да сөйләшергә вакыт тапты. Лаеклы ялга чыкса да, тынгысыз тормыш алып барды ул. Безнең белән очрашкан вакытларында хәлләребезне сораша, киңәшләрен бирә иде. Рәхмәт Сезгә, олы йөрәкле укытучыбыз».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев