Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы Атыда Питрау бәйрәме фестивальгә тиң булды

Бу керәшен авылындагы Питрау соңгы елларда сәнгать йолдызларының зур концертын хәтерләтеп, бик матур үтә.

Түбән Кама районының Олы Аты авылындагы Питрау бәйрәмен быел Татарстанның Салават Фәтхетдинов, Вадим Захаров кебек танылган артистлары чыгышы бизәде.

Бәйрәмне ачу тантанасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов, җирле керәшен оешмасы җитәкчесе Тамара Баһаветдинова, Кызыл Чапчак авыл җирлеге башлыгы Бәгъдәнур Илдарханов мәйданга җыелган халыкны Питрау уңаеннан котлап чыгыш ясадылар.

Аты Питравында Лидия Чеботарева җитәкчелегендәге “Серле мәләнчек” ансамбленең керәшен җырулары да яңгырады. Лидиянең кызы, Казанда яшәүче танылган яшь җырчы Лариса Басыйрованың чыгышын да халык яратып карады. Уен-биюләр дә кызыклы булды. Мәйданда күз бәйләп, капчык белән бер-берсен аягыннан екканчы “кыйнап” та кызык оештырдылар.

Атыдагы милли көрәшкә танылган спорт комментаторы Виктор Шадрин судьялык итте.

Көрәштә баш батыр исемен танылган спортчы Артем Морозов яулады.

Олылар көрәшендә беренче өч призлы урынны алучылар – керәшен ир-егетләре. Алар: беренче урынга ия булган Артем Морозов (Трудовой поселогыннан), икенче урындагы Алексей Журавелев (Түбән Кама шәһәре), өченче урынны алган Вадим Демидов (Трудовой).

Унсигез яшькә кадәрге үсмерләр арасында беренче урында – Никита Демидов (Трудовой), икенче урында – Булат Гәрәев (Байданкино авылы), өченчедә – Илья Москов (Тукай районы).

Авылдашлары, танылган эшмәкәр Валерий Ивановның финанс ярдәме белән оештырылган Питрау бәйрәменең иң дулкынландыргыч мизгелләре Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов җырлавы булгандыр, мөгаен.

Күпләрнең яраткан җырчысы Салаватның килеп җиткәнен халык төн уртасына кадәр көтеп торып, ул җырлаганда мәйдан тутырып биегән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев