Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Тимофеева: “Туганайлар” газетасын алган көнне йортыбызга олы кунаклар килгәндәй була”

Нина Николаевна, Теләче районы Субаш авылында туган. Хәзерге вакытта Биектау районында яши.

 – “Туганайлар” газетасын алган көнне йортыбызга олы кунаклар килгәндәй була. Башта барлык битләрен карап чыгам. Әле укымыйм, газета белән очрашу минутларын озаккарак сузарга тырышам. Вак-төяк эшне бетерәм дә җайлап кына газетаны карый башлыйм. Иң элек, газетаның беренче битендәге ару хәбәрләрне укып чыгам.

Икенче бите – рәсмирәк, хезмәт алдынгылары, дәүләт бүләгенә ия булучылар турындагы хәбәрләргә күз төшергәч, күңелдә үзебезнең керәшеннәр белән горурлык хисе уяна.

“Белемнек”не кат-кат укыйм. Рәхмәт, дини бәйрәмнәр турында язылган. Хәзер тизлек заманы – мәктәптә балалар да укыткач, барысына да җитешеп булмый. Ә болай, “Белемнек” тәге язмалардан кайсы көнне нинди дини бәйрәм икәнен белеп торабыз.

Газетада төрле районнарда яшәүче карендәшләребезнең шигырьләре дә басыла. Керәшеннәргә багышланган кичәләр, бәйрәмнәр уздырганда, ул шигырьләр ярап куя. Миңа иң ошаганы, “Туганайлар”дагы язмаларда үзебезнең керәшен сүзләренең дә булуы. Аларны укыгач, үземне сабый чактагы авылга кайткандай хис итәм. Рәхмәт, сиңа, “Туганайлар”, көтеп алган кадерле кунагыбыз булып, вакытында килеп тор.

Газетага язылучылар арасында бүләк уйнатуда да катнаштым, чәйнек оттым. Хәзер шул истәлекле чәйнектән чәй эчә-эчә, “Туганайлар”ны  укыйм, – ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев