Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нина Фадеева: «Йолаларыбыз килер буынга җуелмаслык итеп тапшырыла»

Август ае тәмамланып, яңа уку елы башланырга да аз гына вакыт калып бара. Питрәчтә укытучыларның август конференциясе узды. Киңәшмәнең темасы «Мәгарифтә лидерлык: идарә итү һәм педагогик практиклар» иде.

Районда узган киңәшмәнең кайбер мизгелләре хакында безгә Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең директоры Нина Фадеева сөйләде:

“Август киңәшмәсенә 3 йорт киендерелде: татар, рус, керәшеннеке. Керәшен йортын өч мәгариф учагы берләшеп әзерләде: Питрәч икенче номерлы урта, Пановка төп гомуми белем бирү һәм Керәшен Сәрдәсе төп гомуми белем бирү мәктәпләре. Керәшен Сәрдәсе һәм Питрәч туган якны өйрәнү музейлары экспонатлары белән ярдәм итте, һәрберсен гаиләләр тәкьдир итте. Һәр милләт үзенең ниндидер күркәм үзенчәлеген, милли рухын күрсәтергә, үзе турында кыска гына таныштырып китәргә, мәгьлүмат бирергә тиеш иде. Һәрберсе нидер әзерли... Кемдер үләннәрдән чәй, кемдер чәк-чәк.

Кул эшләре, йорт, көнкүреш кирәк-яракларыннан, милли ризыктан күргәзмә булдырылды. Курчаклар киендерелеп бастырылды... Әмма нидер җитми иде...

Төне буе күзгә йокы кермәде... Кыска, төгәл сөйләргә дә кирәк. Эш вакыты, кызым эштән китә алмый. Шөкер, оныклар коткара. Кирәк чакта алар да йокламаска мөмкин. ("Алар белән хәзер җәяү Мәскәүгә юлга чыгарга була!" - дип шаяртам еш кына.) Оныгым Арсенийга сәламлисе (бергәләп әйтәсе), үзе ятлыйсы сүзләрне язып җибәрдем. Өйрәнергә куштым.

Сәламләгәч, сүзне мин дәвам иттем.

– Керәшеннәр районыбызда, республикабызда, илдә-көндә үз тарихын, гореф-гадәтләрен, асылын нык саклаган, башка милләтләр арасында лаеклы урыны бар халык. Безнең дә үз галимнәребез, язучыларыбыз, күренекле шәхесләребез бар. (Әлбәттә бар! Мәсәлән, татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең 5-11 класслары өчен ФГОС таләпләренә җавап бирердәй дәреслекләр, методик ярдәмлекләр төзүче тел галимебез, Максимов Н. В. хезмәтләре генә дә ни тора!) Йолаларыбыз гаиләдә ныгыган, сакланган; килер буынга: балалар һәм оныкларга җуелмаслык итеп тапшырыла, дәвам иттерелә дидем.

Арсений исә:

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итсәк,

Чәчәк бәйләмнәре корыр ул

Йөрәктән җыр бүләк итсәк,

Мәңге сүнмәс, җылы торыр ул, – дип дәвам итте. Бер җыр бүләк иттек. Начар килеп чыкмады шикелле.

Әлеге август киңәшмәсендәге матур мәшәкатьләр, ничектер, яңа уку елы алдыннан "заряд" биреп җибәрде шикелле”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев