Николай Александров шигырьләре
Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылының җирле шагыйре Николай Александров шигырьләрен һәркем яратып укый.
Питрәч - талантларга бай төбәк. үзенең гади, хезмәт сөючән, шул ук вакытта горурланырлык шәхесләре белән данлы.
Борып вакыт агышларын
Иркәләп миләшнең
Кып- кызыл тәлгәшен,
Ут янган баланга
Нур өстәп,
Җәй кайтты кунакка
Сары көз аенда,
Җылы җәй, дөньяны
Сихерләп.
Кояшны уятты
Ул көзге йокыдан
Һәм йөрде дөньяны
Иркәләп.
Чакырды бал кортын,
Чыгарды болынга,
Шаярды һавада
Күбәләк.
Хәбәрче тызымын
Дөньяга очырды.
Изрәгән күңелне
Уятып,
Җәй кайтты кунакка,
Җилкенә йөрәкләр,
Дәртләрне уятты
Җәй кайтып.
Сихер, хис өләшеп,
Парлыдан көнләшеп,
Ялгыз ай күкләрне
Иңләде.
Күңелдә моңсулык:
“Әбиләр чуагы
Җиһанга озакка
Килмәде.”
***
Быел гына килми калмас,
Килер инде ул көзләр,
Аның җете төсләреннән
Тагын камашыр күзләр.
Таллар толымын тарарлар
Холкы үзгәргән җилләр,
Тал, сагышын яфрак итеп,
Агымсуларга сибәр.
Салмак кына сулыр инде
Гүзәл җәй күрке - гөлләр,
Күктә болыт, бик еш кайтып,
Яңгырлы җырын көйләр.
Томаннан юрган ябыныр
Үзәндә елга, күлләр.
Чиксез төндә йолдыз эзләп
Тилмерер әле күзләр.
Җәйдә яшәп, җәйне тоймый
Күпме җаннар алҗыган.
Әбиләр чуагы, дәва
Итеп, күпме наз җыйган.
Көзен җиһан боега шул,
Саргая көнләп,айлап;
Көзләргә керәсе була
Күңелне көйләп, җайлап.
Надежда Павлова видеосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев