Никифор Тукмачев «Туганайлар»га багышлап шигырь язган
Автор «Туганайлар» газетасын «Керәшеннең сүнмәс кояшы» дип атый.
Керәшеннең сүнмәс кояшы
Егерме ел “Туганайлар” килә,
Көтеп алмый аны кайсыбыз?!
Киләчәккә өмет алып килә,
Күңел йозакларын ачыгыз!
“Туганайлар” килә дөнья буйлап,
Һәрбер сүзе аның – җан ашы.
Ул – бердәнбер, җанга жылы биргән,
Керәшеннең сүнмәс кояшы.
Сердәш тә ул ихлас киңәшче дә,
“Туганайлар” – дус та, туган да.
Керәшеннәр кыйбласын югалтмас,
Әле “Туганайлар” булганда.
Без керәшен булып аваз салган,
Без керәшен булып яралган.
Без керәшен булып туар идек,
Дөньяга килсәк тә яңадан.
Керәшенлек белән горурланыйк,
Киләчәгебезгә ышаныйк,
Изге Ана безне үги итмәс,
Яшик динебездән көч алып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев