Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Нариманда Өлкәннәр көнен зурлап билгеләп үттеләр

Түбән Кама районындагы Нариман авылы керәшеннәренә 1 октябрь – Өлкәннәр көне уңаеннан олы бүләк ясадылар.

Аларны котлау өчен шәһәрдән "Сүрәкә" керәшен халык фольклор ансамбле җырчылары килде. Нариман клубына, чәй табынына җыелган олы яшьтәге түтиләрнең, дәдәйләрнең үзләренә булган игътибардан, туганнарча аралашу һәм сөйләшүдән күңелләре тулды. Кичәдә яңгыраган җырулар аларны үз яшьлекләренә алып кайткандай булды. Ольга Вәлиуллина җитәкчелегендәге "Сүрәкә" үзешчәннәренең җырларын, бу ансамбльнең үз шагыйрәсе Анастасия Усасеваның сәнгатьле итеп, үзе иҗат иткән шигырьләрне укуын бар да яратты. Бигрәк тә, Мария Савельева, Галина Гыйлаҗева һәм Елена Әмирова чын артистларча оста итеп, үз яклары көйләрен башкардылар. "Нариман керәшеннәре" фольклор ансамбле дә сәхнәгә чыгып, үз авыллары көен җырлады. Хәзерге авыр вакытта өлкәннәребезгә дә аз гына булса да игътибар, яхшы сүз, ягымлы караш кирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев