Зәй районының Сарсаз Баграж авылында яшәүче Софья Минеева музейга кызыклы экспонатлар тапшырган.
Бу хакта авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре хәбәр итә. Авылларга газ кергәнче һәрбер йортта, мич кырында тора торган җиһазлар: плисә – күмерне күмер чүлмәгенә алып салу өчен кулланыла, җәмке – кызган күмерне мичтән алып самовар эчендәге трубага сала торган кыскыч, кисәү агачы – мичтән күмерне тарту, болгату өчен кирәк булган, ә укуат – мичтән чүлмәкне алу өчен булган җайланма. Хәзер болар барысы да музей экспонатлары булып калды. Ә бит 20-25 ел элек болар көнкүреш өчен бик кирәкле нәрсәләр иде.
Нет комментариев