Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мунча керәсең килсә, ул хәзер үзе дә килергә мөмкин

Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылы егете Федор Крешков күчмә мунча төзегән.

Федор Крешков яллар җитүгә туган ягына кайта. Көндез әти-әнисенә булышса, кичләрен үзе уйлап табып, тормыш өчен кирәк-ярак ясый. Шундыйларның берсе — «тәгәрмәчле мунча».

Федор мондый мунча фотосын интернет челтәрләрендә күргән, һәм үзендә дә кызыксыну уянган. Нәтиҗәдә, озынлыгы — 2,5 метр, киңлеге — 140 сантиметр, биеклеге 210 сантиметр зурлыкта мунча ясап куйган. Стеналары — профнастил, эчке ягын җылылык саклый торган материалдан ясап, өстеннән агач вагонка беркетеп чыккан. Ишегенә «Җиңел пар белән!» дип тә язып элгән. Мунча эчендә — кечкенә генә пич, ләүкә, градусник; тазик, мунча себеркесе саклана торган аерым бүлеге дә бар. Мунчаны теләгән җиргә алып барып була. Ягып җибәргәч, нибары, 20 минут көтәсе һәм эссе мунча әзер!

«Материалларны алдан әзерләп куйган идем инде. Якынча 200 мең сумлап акча киткәндер. Хәзерге бәяләр белән санап карасаң, күбрәк тә килеп чыга», — ди Федор.

«Мунчаны, буш вакыты булганда, күбрәк, кичке якта ясады. Төнге сәгать өчләргә кадәр өйгә керми иде», — ди әнисе Тамара Петровна.

Федор күчмә мунчасын үзләреннән 3 чакрым ераклыктагы Югары Әрнәш авылына да алып барып, андагы бөя янында туктала. Күчмә мунчалы мондый «сәяхәт» соңгы вакытта аларның матур бер гадәтләренә әйләнгән. 

Оста куллы Федор, күптән түгел, коену өчен, авыл чишмәсе янында купель ясап куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев