Монайка балалар бакчасында көзге мастер-класс узды
Хәбәрләр

Монайка балалар бакчасында көзге мастер-класс узды

Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Менделееевск районы Монайка авылының "Тургай" балалар бакчасында көзге мастер-класс узды. Аның кысаларында балаларга кбакча уңышларыннан кул эшләре ясарга тәкъдим ителде. 

Чаранының төп максатлары - балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен баету һәм ныгыту, яшелчәләрне характерлы үзенчәлекләренә белү, кече моторикаларын яхшырту, фантазияләрен үстерү. 

Балалар зур кызыксыну белән эшкә алындылар. Бер сәгать эчендә, тәрбиячеләре ярдәме белән, төрле-төрле эшләнмәләр ясап өлгерделәр. Аларның тырышлыгы һәм фантазиясе нәтиҗәсен фотоларда да күрә аласыз.

Фото


Нет комментариев