Бу бәйрәмдә “Питрау”, “Җакын туганнар” фольклор ансамбльләре чыгыш ясады
Шушы көннәрдә Тукай районы Мәләкәс авылында Нардуган бәйрәме үтте. Моның турында Людмила Адамова хәбәр итә. Бәйрәмдә “Питрау” халык фольклор коллективының 3 төркеме катнашып, элекке җырларны җырлады. Шәм агызып, итек атып, җөзек салып җурады.Күрше авылдан “Җакын туганнар” фольклор коллективы килүе, бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Сәхнәдәге чара фойеда җыр-бию белән дәвам итте.
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.
Нет комментариев