Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәләкәс авылы чиркәве настоятеле иерей Николайга алтын кач тапшырды

Бу бүләкне аңа Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тапшырган.

Тукай районының Мәләкәс авылы чиркәве настоятеле иерей Николай Храмов алтын кач белән бүләкләнгән.

Вознесенеие чиркәве настоятеленә бу бүләкне, башка кия торган камилавканы, набедернникны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тапшырган.

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре җырчы Николайның дин юлына кереп китүе аның иҗатына гашыйк тамашачы өчен заманында сәеррәк тә тоелгандыр. Ә аның җырак әбисе белән җырак бабасы Головиннарның Борды чиркәве җыручылары булганын хәтерләүчеләр моңа гаҗәпләнмәгәннәрдер. Кешенең дингә, Аллага килү юллары төрле.

Чаллыдан Казанга күчеп яшәгән елларында ул керәшен чиркәвендә җырлап йөрүче кызлары белән Тихвин храмына бара, службаларда катнаша. Динне өйрәнә дьякон булып тора. Ул чагындагы владыка Анастасий бәхиллеге белән, Тукай районындагы Мәләкәс авылына священник итеп билгеләнә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев