Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Метеоролог бу атнада Казанда нинди һава торышы булачагы хакында сөйләде

Март ахырында Татарстанда аномаль җылы һава торышы күзәтелә.

Хәзерге вакытта Казанда тәүлеклек уртача температура климатик нормадан 8 градуска югарырак. Мондый җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Казан федераль университеты профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

«Хәзер Казанда аномаль җылы һава торышы урнашты, һава температурасы климатик нормадан 7-8 градуска югарырак. Бу вакытта тәүлеклек уртача температура -1 градус тәшкил итәргә тиеш. Чынлыкта ул инде күптән нуль билгесен узды, бу ун көн алданрак булды», - дип ачыклык кертте ул.

Галим аномаль җылы һава торышының Татарстан башкаласына Атлантиканың актив йогынтысы нәтиҗәсендә килүен әйтте. «Мондый югары температуралар циклоник активлыкны тәэмин итә. Безгә атмосфера фронтлары белән көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш циклоннар килә», - дип искәртте Переведенцев.

Фаразлар буенча, мондый җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак. Ял көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Казанда да бераз суытачак.

ТИ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев