Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Медицина хезмәткәрләре өчен яңалык

Россиядә сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы оешмалар хезмәткәрләре өчен фатирларны ташламалы сатып алу программасын эшләтеп җибәрәчәкләр.

Әлеге программа кысаларында беренчел взнос нульгә төшереләчәк һәм база ставкасы киметеләчәк. Проектны булдыручылар сүзләренчә, бу медицина хезмәткәрләренә махсус шартларда үзләренең торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Төзүче компанияләрнең берсе җитәкчесе программаны эшләтеп җибәрүне болай дип шәрехләде: «Бүген фатир мәсьәләсен хәл итүнең отышлы мөмкинлекләре кимеде, шуңа күрә без мөһим килешүгә кул куйдык, аның нигезендә бөтен Россия буенча миллионлаган гражданнарның гомерләрен коткаручы һәм аны сыйфатлырак итүче кешеләр үзләренең торак шартларын яхшырта алачак».

Элегрәк дүрт яңа ташламалы ипотека программасы: яшь белгечләр, сәнәгать һәм төзелеш хезмәткәрләре, шулай ук фәнни хезмәткәрләр өчен игълан ителгән иде.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев