Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Марина Карпованың улы очучы булырга тели

Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова улының Суворов училищесына укырга керүен әйтте. Ул үзе башкарган патриот рухтагы җырларның да тәэсире булгандыр, дип саный.

«Минем иҗади юлым Пятницкий исемендәге хорда башланды. Мин, дөньяның төрле концерт мәйданнарында Россияне тәкъдим итеп, патриотик җырлар, халык җырларын башкардым. Мин ул вакыттан ук Россиядә тууым белән горурланам. Туган җиргә мәхәббәт гаиләдән башлана. Быел минем улым Суворов училищесына укырга керергә теләвен әйтте. Улым очучы булырга тели. Минем җырларның да тәэсире булгандыр», - диде ул "ВСЕ СВОИ" телемарафонында.

Артист хәрби операция зонасында туганнары булуын әйтте. «Минем туганым хәзер анда, ул - гади авыл егете. Ул анда бармый калу турында уйламады да. Ул үзенең бурычын үти. Яз көне аның ялга кайтуын бик көтеп алдык, хәзер икенче кайтуын зарыгып көтәбез. Офицер туганнарым бар. Алар да анда. Мин алар белән горурланам», - диде ул.

Марина Карпова былтыр хәрбиләрне озату чараларында катнашты.

«Анда бит туганнары озатырга килә алмаган егетләр дә бар иде. Мин җырладым, яннарыннан узганда аларны кочакладым, рухларын күтәрергә тырыштым. Мин җыр, ышаныч бүләк итә алам. Җәй көне андагы егетләр социаль челтәрдә миңа язды, рәхмәт әйтте. Мин аларга уңышлар теләдем, алар концертка кайтырга вәгъдә бирделәр», - диде ул.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев