Мамадыштан Тамара Якимова җиләкнең файдасы турында сөйләде
Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер.
Табигать биргән әлеге байлыктан файдалана белгәннәр өчен кызу чор хәзер. Җир җиләге үзенең искиткеч тәме белән генә түгел, сәламәтлеккә яхшы тәэсире белән дә дан тота.
Без дә ел саен күп итеп җиләк җыеп калырга тырышабыз.
Кан ясалышына уңай йогынты ясый. Анемия булган кешеләргә файдалы. Көч булмаса, стресс вакытында, иммунитетны ныгыту өчен файдалы, җир җиләгендә В төркеме витаминнары күп. Нерв системасы өчен файдалы. Бавыр белән проблемалар булганда җир җиләге согы яхшы, организмнан артык холестеринны чыгара, кан басымын төшерә. Сидек кудыра.
Җир җиләгенең чәчәге һәм яфраклары да файдалы.
Алардан төнәтмә ясыйлар. Төнәтмә ясау өчен алты аш кашыгы коры җиләк яфрагын 0,8 литр суга салалар, кайнатып чыгаралар, 4-5 минут пешеләр һәм суытып, сөзәләр.
Җир җиләге яфрагын июнь, июль айларында, пычак белән кисеп җыялар. Бары тик яшел яфракларны гына җыярга кирәк. Йөрәк-кан тамырлары авырулары булганда файдалы.
Җир җиләге яфраклары төнәтмәсе төрле яраларны дәвалый. Ашказаны-эчәклек трактының лайлалы тышчасын дәвалау өчен дә җир җиләге яфраклары төнәтмәсен эчәләр.
Бөерләр авыртканда, салкын тигәндә дә җир җиләге яфрагы төнәтмәсе файда бирә.
Җир җиләгенең зыяны да бар.
Аллергия бирергә мөмкин. Аллергия булмасын өчен, әчегән сөт ризыклары белән ашарга була. Ашказаны җәрәхәте, гастрит булганда җиләк ашарга ярамый. Авырлы хатыннарга җиләк ашаганда сак булырга кирәк.
Үсемлекләр белән дәваланганда табиб белән киңәшеп эшләгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев