Мәктәпләрдә гадәти звонок-кыңгырау тавышын классик әсәрләрдән өзек  алыштыра
Хәбәрләр

Мәктәпләрдә гадәти звонок-кыңгырау тавышын классик әсәрләрдән өзек алыштыра

Бу Россия мәгариф министрлыгының «Музыка вместо звонка» проекты нигезендә, ноябрь аеннан тормышка ашырыла.

Мәктәпләрдә дәресләр башлануны һәм тәмамлануны белдерә торган гадәти звонок-кыңгырау тавышын классик әсәрләрдән һәм популяр көйләрдән өзек алыштыра.

Укучыларда музыка культурасы тәрбияләүне күздә тоткан әлеге проект 2024-2025 уку елы дәвамында истәлекле даталарга багышлана. Ноябрьдә — композитор Александра Пахмутова, декабрьдә — Пётр Чайковский язган көйләр, ә январь-май айларында илдәге тарихи вакыйгаларга багышланган әсәрләр тәнәфескә һәм дәрескә чакыра торган звонокны алмаштырачак.


Нет комментариев