Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Май чабуны Түбән Кама керәшеннәре оештыра

Җәкәү җорты ишегалдында, традиция буенча, Май чабу бәйрәме зурлап уздырыла.

22 февраль көнне 13 сәгатьтә Казан шәһәренең Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәгендә Май чабу бәйрәме уздырыла. Бәйрәм үзәгендә быел Түбән Кама керәшеннәре булачак. Анда“Сүрәкә” керәшен халык фольклор ансамбле, яшьләрнең “Җиз кыңгырау” ансамбле һәм Красный Ключ поселогыннан “Баш чишмә” фольклор коллективы артистлары чыгыш ясаячак.

“Театральләштерелгән тамашада Чәбия һәм Актүбә керәшеннәренең Май чабу бәйрәмендә бер-берсенә ничек кунакка йөргәннәре күрсәтеләчәк. Ул авылларның үз көйләре, җырулары яңгыраячак.

Казандагы Май чабу бәйрәмен, үзебезнең Түбән Камадагыча, гөрләтеп уздырырга җыенабыз. Берсеннән-берсе кызыклы ярышларда, җырлы-биюле уеннарда тамашачылар үзләре дә катнашмый калмас. Бәйрәм сые булган кайнар чәй һәм коймакларны Җәкәү җортының уңган кызлары үзләре әзерли Ә без тәмле-тәмле вареньелар, пируглар белән өстәл корырбыз”, – дип сөйләде Түбән Кама җирле керәшен оешмасы җитәкчесе урынбасары Эльмира Гыйльметдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев