Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәдәни үзәктә Элина Якупованың этник эшләнмәләр күргәзмәсе ачыла

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Элина Якупованың «Матурлык ничек туа: бер останың тарихы» (»Как рождается красота: история одного мастера») дип исемләнгән шәхси күргәзмәсе ачыла.

Әлеге күргәзмәдә һәм балчыктан эшләнгән һәм керамик әйберләр булачак. Күргәзмәдә керәшеннәрнең бай тарихы һәм культурасы белән танышырга, борынгы традицияләребезнең хәзерге сәнгатьтә гәүдәләнешен күрергә була. Күргәзмә бай йолаларыбыз һәм традицияләр дөньясына үзенчәлекле бер сәяхәт булып, күңелләрне яңа тәэсирләр белән баетыр.

Күргәзмә 4 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә ачыла.

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк (г. Казань, ул. М. Худякова, 11.)

Күргәзмә 2025 елның 14 февраленә кадәр,  10:00-16:00 кадәр эшлиячәк. Суббота, воскресенье ял. 

* * *

Элина үзе Казан кызы. 2020 елда башлап  керамика дөньясына чума. Шушы һөнәрне өйрәнгәч, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәккә эшкә килә, керамика буенча мастер-класслар үткәрә. Элина үзенең авторлык керамикасын да булдыра.

Борынгы заманда кешеләр балчык үзенә тискәре энергияне җыя дип ышанганнар. Шуңа күрә һәр халыкта балчыктан ясалган һәм начар күзләрдән, яманлыклардан саклагыч ролен үти торган әйберләр бар. Керәшен культурасында керамика һөнәрчелекнең төп төрләреннән берсе булган. Элина Якупова эшләре мисалында шушы һөнәрнең һәм керәшен милли тематикасының бербөтен булуы күренә. Ул, хәтта, керамикадан милли киемле керәшен хатын-кыз курчаклары да ясаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев