Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Харитонова – “Эчкерсез нечкәбил” (“Искренняя нечкәбил”)

Түбән Кама шәһәреннән Харитоновлар республика күләмендәге конкурста сынатмадылар.

“Нечкәбил-2022” – “Гаиләнең унҗиде мизгеле. Гаилә мирасы бәйрәме” республикакүләм XVII конкурсның “Эчкерсез Нечкәбил” (“Искренняя Нечкәбил”) номинациясендә Людмила Харитонова җиңү яулады.

Конкурсның 26 ноябрьдә, Аналар көне алдыннан уздырылган финалында 12 гаилә катнашты. Түбән Кама керәшене Людмила Александровна үзенең гаиләсе – ире Александр, уллары Никита, кызлары Полина белән чыгыш ясады. Тройсын бәйрәменә үрелгән үз гаиләләре тарихына багышлап әзерләнелгән театральләштерелгән тамаша күрсәтте алар. Үзе директор урынбасары булып эшләүче сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрдән 22 укучы да ул тамашада чыгыш ясады.

Керәшеннәрнең мәдәнияте, традицияләре замана гаиләләрендә дә саклануын республика күләмендәге гаилә фестивалендә, санаулы минутлар эчендә бар тулылыгы белән күрсәтү зур осталык таләп итә. Сюжет тормышның үзеннән алынганлыктан, Харитоновлар үзләрен ышанычлы тоттылар.

Ә сюжеты, чыннан да, кызыклы. Зәй ягындагы Сарсаз Баграж кызлары Валентина белән Ольга бәләкәйдән үк дус булалар. Буй җитеп килүче бу ике кыз, Тройсын бәйрәмнәренең берсендә, бер үк теләк белән, каенга тасма бәйлиләр: “Балаларыбыз да безнең кебек дус булсыннар иде”. Язмыш Зәйдә гомер кичерүче Валентинаның кызы Людмила  (1981 елгы) белән Түбән Камада яшәүче Ольганың улы Александрны дуслаштырып кына калмый, алар гаилә коралар.

Людмила Александровна Түбән Кама шәһәрендәге балалар сәнгать мәктәбе директорының укыту-методик эш буенча урынбасары булып эшли. Музыка укытучысы Людмила думбрада, синтезаторда уйный. Клавишлы синтезатор классында балалар укыта. Ире Александр Николаевич та профессиясе буенча укытучы. Түбән Камадагы институтларның берсендә физкультура укыткан, соңгы елларда “Нижнекмаскнефтехим”да аппаратчы булып эшли. 2нче гимназиядә белем алучы уллары, 16 яшьлек Никита сәнгать мәктәбенең вокал классын тәмамлаган. 10 яшьлек Полина да абыйсы белән бер гимназиядә укый. Нәфис гимнастикага йөргән кыз соңгы елларда хореографиягә өстенлек бирә. Шуңа да җырга-моңга сәләтле бу гаиләнең “Нечкәбил” конкурсы финалында “Чибәр кызга” дигән керәшен җыруын профессионалларча оста башкаруы гаҗәп түгел.

– “Нечкәбил” конкурсында катнашуыбызга килгәндә, мәктәп директорыбыз Гөлфия Шәмшудинова май азагында чакырды да: “Син булдырасың, балаларың да җырлый-бии, әйдә, гаиләгез белән конкурста катнашыгыз әле”, – дип киңәш итте. Ирем дә телгә оста. Уйладык та, сайлап алу турына видео төшереп җибәрдек, – дип сөйләде Людмила Александровна. – Июнь аенда Сарманга зона этабына чакырдылар. Ярым финалга да үттек. Аңа да өч минутлык чыгыш әзерләдек. Аерым өстәл бирделәр. Керәшен милли киемле курчакларны, бистәрләрне шәһәрдәге җирле керәшен оешмасы биреп торды.Үзем өйдән пешереп алып килгән дурчмакны, башка керәшен ризыгын да өстәлгә куйдым. Тройсынга бәйле гаилә тарихын үз эченә алган видео әзерләдек. Сценариен язуда, репетиция үткәрүдә  “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбле җитәкчес Ольга Вәлиуллина ярдәм итте.

“Нечкәбил” конкурсының Казан шәһәрендә урнашкан Ленин исемендәге мәдәният сараенда уздырылган финалына да Харитоновлар ныклап әзерләнгәннәр. Финалда таләпләр тагын да катырак, конкурс үзе катлаулы булган. Харитоновлар гаиләсе белән бергә чыгыш ясар өчен, Түбән Кама шәһәрендәге сәнгать мәктәбеннән барлыгы 35 кеше барган (шуларның 22се – укучы балалар). Людмиланың бианасы – Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Ильинична да финалда чыгыш ясаган. Ул сәхнәгә үзенең әбисеннән калган киндер күлмәктән (XIX гасыр азагы – XX гасыр башында тегелгән), чын көмеш  беләзектән чыккан. Элгәреләрдән үзләренә истәлек булып калган керәшен киемнәре турында сөйләгән. Һәм үз теләген җиткергән: “Боларны балаларга тапшырабыз. Алар да бу кадерле мирасны күз карасыдай сакласыннар”. Сәхнәдә чыгыш ясаучы укучыларга кигезү өчен керәшен күлмәкләрен Людмила Сарсаз Баграж,Урта Баграж авылларыннан, шәһәр мәдәният йортыннан алып торган.

– Укытучылар белән балалар каен янында әйләнә-әйләнә, керәшен такмакларын да җырладылар. Сарсаз Баграж такмакларын авылга кайткач яздыртып алган идем. Финалда Александр белән икебезнең каеннар (укучылар каен булып киенгән иде) арасында йөрүебез, очрашу мизгеле һәм минем җырлавым күрсәтелде. Шуннан соң кызыбыз Полинаның соравы яңгырады: “Әти белән сез ни өчен каенны яратасыз?”. Аңа абыйсы Никита да кушылды: “Ни өчен каен ул гаилә туу символы?”. Мин балаларга Тройсын бәйрәме, гаилә тарихы турында сөйләдем. Шунда керәшен биюен бии-бии, сәхнәгә керәшен егетләре, кызлары булып киенгән балалар чыкты, – дип кыскача гына үз чыгышлары белән таныштырып үтте Людмила Харитонова.

“Эчкерсез Нечкәбил” номинациясендә җиңү – Харитоновлар гаиләсе һәм, гомумән, Түбән Кама керәшен җәмәгатьчелеге, шәһәр мәдәният дөньясы өчен зур шатлык. Чөнки бу Харитоновлар гаиләсен генә түгел, керәшеннәрнең гасырлар буе сакланып килгән һәм бүгенге көндә дә гаиләләрдә кадерләп тотыла торган мирасын республика күләмендә халыкка күрсәтү, керәшен мәдәнияте белән таныштыру өчен дә әһәмиятле. Людмила Харитонова үзләренә конкурска әзерләнүдә булышкан һәркемгә – сәнгать мәктәбе директорына, укытучыларына һәм балаларга, үз туганнарына, әти-әниләренә, шулай ук, шәһәр мәдәният идарәсенә, мәгариф идарәсе профсоюз комитетына, җирле керәшен оешмасына, “Нечкәбил-2017”дә катнашып, “Эчкерсез Нечкәбил” номинациясендә җиңгән Альбина Никитинага, “Сүрәкә” керәшен ансамбленә, җитәкчесе Ольга Вәлиуллинага үзенең эчкерсез рәхмәтләрен юллый.

“Нечкәбил-2022” конкурсында катнашкан 57 гаилә арасыннан “Эчкерсез Нечкәбил” номинациясендә җиңүгә ирешкән Харитоновларга киләчәктә дә уңышлар гына юлдаш булсын. Сәхнәгә чыгу өчен үзенә махсус атап тегелгән бүләк күлмәк Людмилага бу конкурс белән бәйле мизгелләрнең иң яктыларын гына хәтерләтеп торсын...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев