Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: «Миндә тоемлау көчле»

Шушы көннәрдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, республика- ның филармония джаз-орке- стры җитәкчесе профессор Лидия ӘХМӘТОВА үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Аның  хакында  озын-озак язып тору кирәкмидер. Карендәшебез Лидия Әхмәтованы Татарстанда гына түгел, Россия, хәтта чит илләрдә дә беләләр, хөрмәт итәләр. 30 елдан артык иҗат юлында ул җырчы гына түгел, ә талантлы остаз, халык мирасы булган фольклорны яшьләргә тапшыручы шәхес буларак та танылды. Гомеренең яңа елына нинди кәеф һәм планнар белән керүе турында, Лидия Әхмәтованың үзеннән сорадык.

Балаларны классикага җәлеп итеп

Кыш көне Лидия Әхмәтова татар джазына багышланган “Джазлы Казан” җырлар һәм романслар җыентыгын тәкъдим иткән иде. Шушы җыентыкка кергән композицияләр, ел дәвамында, концертларда һәм бәйрәмнәрдә танылган җырчылар тарафыннан башкарылды.

Лидия Алексеевна  үз  җырларын тыңлаучыларны (һәм башкаручыларны!) балалар һәм яшүсмерләр арасыннан да эзли. Шуңа күрә, мәктәп укучыларын классик музыка сәнгатенә җәлеп итү максатыннан, 10 ноябрьдә Н.Җиһанов исемендәге 187нче күп профильле лицейда “Джазлы Казан” презентациясе узачак. Анда Лидия Алексеевнаның иҗатташ дуслары, укучылары чыгышы көтелә.

2023 елның февралендә Г.Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтованың зур юбилей кичәсе була.

“Әби-бабаларым төшемә керә”

“Сәлам” вокаль ансамбле Лидия Әхмәтова тормышында аерым урын алып тора. 2006 елда студентлардан оештырылган бу ансамбль инде ничәнче буын музыкантларны үстерә!

– Пандемия вакытында ансамбльне калдырасы да килгән иде. Ләкин әби-бабаларым төшкә кереп, бу эшне ташламаска куштылар. Беркем дә белмәгән җырларны халыкка чыгару тормышымның мәгънәсенә әйләнде, – ди җырчы үзе. – “Сәлам”гә йөрүчеләр – уникаль кешеләр, чөнки фольклорны һәркем дә башкара алмый. Аның өчен төпле, мәрхәмәтле һәм мәхәббәтле булырга кирәк.

“Һәркемне ишетеп торам”

Лидия Әхмәтова канаты астыннан бүгенге көндә татар сәхнәсен баетып торучы артистлар үсеп чыкты. Алар остазларына рәхмәтле һәм аның белән һәрвакыт элемтәдә. Туган көнендә дә кабинеты чәчәк бәй- ләмнәре белән тулган иде.

– Аллага шөкер, кешеләр пси- хологиясен яхшы беләм. Әти-әни, әби-бабамнардан миңа көчле тоемлау күчкән. Оркестрда да һәркемнең нәрсә уйлаганын ишетеп торам. Студентларымны да яхшы аңлыйм, – ди ул.

Туган көннәрен яратмаса да, үзен бик бәхетле хис итә җырчы. Тормышының заяга үтмәгәнен дә аңлый. Бәлки шуңадыр да ул һаман яшь, яңалык яратучы һәм укучыларын канатландырып торучы шәхес.

“Сәлам”нең яңа иҗади бүләге

Игорь ДМИТРИЕВ, артист:

Мин Казан культура институтына вокалга укырга кермәдем, әмма балачактан ук җырдан аерыла алмавымны белә идем. Шуңа, Лидия Алексеевна янына бардым. Ул берсүзсез ризалашты һәм мине өйрәтә башлады. “Сәлам” ансамбленә дә кереп киттем. Лидия Алексеевнаның иҗади гаиләсе белән дә бик якын мин. Ире Рөстәм абый, кызы, улы белән гастрольләрдә йөргәндә рәхәтләнеп аралаша идек. Беренче иҗади уңышларым өчен оста- зыма рәхмәтлемен.

Алсу  ХӘЙРУЛЛИНА, журналист:

Лидия Алексеевна “Сәлам”гә чакыргач, бик куандым. Чөнки аның үзе белән күптәннән танышасы килә иде. Музыка өлкәсендә тәҗрибәм булса да, фольклор ансамбльдә үзеңне башка яктан ачасың икән. Өстәвенә, Лидия Алексеевна һәр укучысына игътибарлы. Ул бик ачык кеше. Нәрсәдер килеп чыкмый икән, әйбәтләп  аңлата, төрле юллар белән күрсәтә, чын профессионал. Репетиция башланганчы, хәл-әхвәлне со- раша, игътибар белән тыңлый, кирәк булса, мотивация дә бирә. Аның кебек остазлар бик сирәк. Шуңа да, укучысы булуы белән горурланам.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев