Ленино мәдәният йортында Григорий Родионовка багышланган әдәби кичә үткәрелде
Хәбәрләр

Ленино мәдәният йортында Григорий Родионовка багышланган әдәби кичә үткәрелде

Бу көннәрдә Яңа Чишмә районының Ленино мәдәният йортында, Россия халыкларының сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, әдәби кичә узды.

Ул Татарстан Республикасының Халык язучысы Григорий Родионовның иҗатына багышланган иде. Монда алар Гөргери дәдәйнең китапларыннан күргәзмә ясаганнар, шигырьләрен укыганнар. “Григорий Родионов беркайчан да халыкны аермады. Шул ук вакытта керәшен традицияләренең үсеш алуын теләде”, – дип яздылар Ленино мәдәният йорты хезмәткәрләре.


Нет комментариев