Лариса Макарова: “Бакчабызның өчтән бер өлешендә үстерелгән кабак уңышын көчкә җыйдык”
Кукмарада яшәүче Лариса Макарова бакчада яшелчәләр мулдан булды дип сөйләде.
Cентябрь – уңыш җыю вакыты. Бакчаларда бәрәңге һәм күп кенә яшелчәләр казып алынды, хәзер авыл халкы мәш килеп кабак уңышын җыюга кереште. Социаль челтәрләрдә берсеннән берсе уздырып, фотолар куялар.
Лариса Макарова ел да күп итеп яшелчә үстерә. Алардан төрле салатлар ясый. Ә менә кабак үстерү серләре турында ул болай сөйләде:
- Бернинди дә мәшәкате юк. Яхшы сыйфатлы орлык сайлап алырга, су сибеп торырга кирәк. Эре кабак үстерүнең әллә нинди серләре юк инде, һава торышының ничек килүенә дә бәйле. Һәр ел саен үзебез әзерләгән орлыкка өстенлек бирәбез, кибеттән сатып алган юк. Мин кабакларның нинди сортлы булуларын да хәтерләмим инде хәзер, чөнки күптәннән утыртабыз бит. Араларында сары, яшел, кызгылт сары төстәгеләре дә бар. Кабак төшләрен ташламыйм, бөтенесен дә киптереп барам.
- Шуның кадәр кабакны кая урнаштырып бетерәсез?
- Фураж урынына менә дигән ризык ул кабак, малларга ашатабыз. Өч тапкыр бүлеп, иртә, көндез һәм кич бирәбез. Кабыгын чистартмыйбыз. Маллар бик яратып ашый, тиз арада ялт иттерәләр. Аны биргәч, су да эчмиләр. Маллар өчен менә дигән витаминлы азык, файдалы үзлекләре бик күп, итләре дә тәмле була бит. Быел да уңыш күп булды. Аларны сарайда саклыйбыз, урын җитәрлек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев