Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күптән күрешмәгән туганнар, дусларыгыз кайтуы бар (йолдызнамә)

Йолдызлар бш вакытыгызны концертка, театрга баруга багышларга киңәш итә.

Кучкар (21 март — 20 апрель)
Кучкарлар, үзегез теләмәгән эшне эшләмәгез. Бу сезнең сәламәтлегегезне дә, эмоциональ ягыгызны да какшатыр. Бу арада туры сүзле, үз фикерегездә тора белүегез сезне күп авырлыклардан арындырыр.

Үгезбозау (21 апрель — 20 май)
Сез бик нык ардыгыз, сезгә ял кирәк. Болай дәвам итсәгез, тәмам көчсез каласыз. Иң рәхәт ял — гаилә белән. Туганнарыгыз белән җыелышып, җырлап-биеп очрашып алыгыз.

Игезәкләр (21 май — 21 июнь)
«Акыллы булу — кирәк вакытта юләр булып кылану» диләрме әле? Шушы сүзләрне колакка элегез әле яме. Иң яхшысы агым уңаена йөзү.

Кысла (22 июнь — 22 июль)
Җөмләдә бер өтер бар мәгънәне үзгәрткән сыман, тормышта да бер сүз күп нәрсәне үзгәртә ала. Кеше хайваннан үзенең сөйләшә алуы белән аерыла. Ник жәллисез ул сүзләрне?

Арыслан (23 июль — 23 август) 
Җәмгыть таләпләренә туры килергә кирәкми. Сезне ничек бар шулай яратачаклар. Аның өчен иң матуры, иң акыллысы, иң әдәплесе дә булырга кирәкми, үз-үзең булырга кирәк. 

Кыз (24 август — 23 сентябрь)
Карьерада сезгә уңыш елмаер. Бик көтелгән рәсми тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Куркып калып, баш тарта күрмәгез. Сез бит моны күпме көттегез!

Үлчәү (24 сентябрь — 23 октябрь)
Бу көннәрдә сез шатлыктан күкнең җиденче катында булырсыз. Көтелмәгән җирдән акча яисә бүләк килеп төшсә, гаҗәпләнмәгез. Йолдызлар сезне шулай бүләкләргә булды.

Чаян (24 октябрь — 22 ноябрь)
Өстәлләрегезне әзерләп куегыз. Күптән күрешмәгән туганнар, дусларыгыз кайтуы бар. Бу салкын көннәрдә рәхәтләнеп хәл белешеп утырулар күңелгә җылы кертеп җибәрер. 

Укчы ( 23 ноябрь — 21 декабрь )
Көтелмәгән бер тәкъдим ясаячаклар. Ашыгып җавап бирмәгез. Якыннарыгыз, гаиләгез белән киңәшләшегез. Әлеге карардан сезнең киләчәк билгеләнәчәк, үкенерлек булмасын.

Кәҗәмөгез (22 декабрь — 20 гыйнвар)
Дустыгыз киңәш сорап килергә мөмкин. Вакытыгыз булмаса да, аны игътибарсыз калдырмагыз. Файдалы җылы сүзләр белән дөрес юл күрсәтергә тырышыгыз. Кирәк чакта алар да бит сезгә терәк булды.

Сукояр (21 гыйнвар — 18 февраль)
Бөтен кеше тышкы кыяфәтегез буенча комплиментлар әйтер. Алдыйлардыр дип шикләнмәгез. Эчегездәге матурлык, тышка да чыга башлады. Әлеге нурны сүндерә генә күрмәгез.

Балык (19 февраль — 20 март)
Авыр эш көннәрендә моңаеп утырганда, «Миңа моның өчен хезмәт хакы түлиләр бит», — дип кәефегезне күтәрегез. Буш вакытыгызны концертка, театрга баруга багышлагыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев