"Туганайлар" редакциясе журналистлары Кукмара ягындагы керәшен авылларын урап кайттылар.
Үрәсбаш авылы бакчасындагы керәшен балаларына милли тәрбия бирү үзенчәлекләре белән таныштылар.
Тәрбиягә өч бала алган Андреевларның тату гаиләсен дә күрделәр.
Сигез балалары булган Никоноровлар белән дә сөйләштеләр. Шушы көннәрдә генә килен төшергән
Сафаровлар гаиләсендә дә кунак булдылар.
Үрәсбашта күргән-белгәннәр турында тулы репортажны газетаның киләсе саннарында укыгыз.
Нет комментариев