“Кряшен чибяре” конкурсына гаризалар кабул итү башланды
Хәбәрләр

“Кряшен чибяре” конкурсына гаризалар кабул итү башланды

“Кряшен чибяре” - республикакүләм матурлык һәм талант конкурсы. Җиңүчесе 13 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәмендә билгеле булачак.

«Кряшен Чибяре» конкурсың максаты – керәшен этник культураның бай мирасы белән якыннан таныштыру; яшьләрне үз телебездә аралаштыру; керәшен гадәтләрен һәм йолаларын өйрәнеп, аларны киләчәктә дә саклауларына ирешү; төбәкләрдәге керәшеннәр арасында ныклы элемтә булдыру; матурлык, талант, акыл һәм миллилек сыйфатлары аша керәшен кызы образын булдыру.

Конкурста катнашу өчен шушы сылтамага басып гариза тутырырга кирәк.

Гаризалар 20 июньгә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: +79053172898.

Конкурсның йомгаклау этабы 13 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2024»-»Кряшен чибяре» мәйданында булачак.

Фотода узган елгы финалистлар.


Нет комментариев