Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Кряшен чибяре»–2024» конкурсы финалистлары билгеле

28-30 июнь көнне Казанда «Кряшен чибяре»-2024» конкурсының әзерлек туры узачак.

«Кряшен чибяре–2024» конкурсында үз көчләрен сынап карарга 10 кыз теләк белдерде. Алар республиканың 8 төбәгеннән – Алексеевск, Балтач, Балык Бистәсе, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Питрәч, Яр Чаллыдан һәм, шулай ук, күрше Башкортстанның Бакалы районыннан.

«Кряшен чибяре–2024» конкурсы финалистлары:

– Ангелина Александрова (Алексеевск районы);

Алеся Димитриева ( Зәй районы);

– Анжелика Иванова (Кукмара районы);

– Светлана Иванова (Мамадыш шәһәре);

– Ариана Кадыйрова (Мамадыш районы);

– Ольга Камашева (Балтач районы);

– Лиана Маркова (Башкорстан республикасы);

– Тамара Минова (Яр Чаллы шәһәре);

– Марина Морозова (Питрәч районы);

– Милена Новикова (Балык Бистәсе).

Әзерлек турында кызлар керәшен йолалары буенча лекция, вокал, хореография буенча мастер-классларда катнашып, «Кряшен чибяре» гимнын яздырачаклар. Оештыручылар кызларга үзләрен сәхнәдә матур итеп тоту; дөрес сөйләү; конкурска әзерлек буенча киңәшләр дә бирәчәкләр.

Финал ярышы үз эченә 5 сынауны ала. Конкурсантлар үзләре белән таныштырып, «визитка» әзерләргә тиешләр. Кызларга керәшен йолаларын да яхшылап өйрәнергә кирәк була. «Этника» жанрында җыру, бию, музыка уен коралында уйнау яки нәфис сүз (конкурсант үзе сайлап ала) әзерләп, үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Кызлар бәйге барышында милли һәм стильләштерелгән керәшен киемнәре «дефиле»сен тәкъдим итәчәк. Интеллектуаль турда «Кайсы керәшен затыннан илһам аласыз?» дигән сорауга җавап биргәндә конкурсантларның зирәклеге, туган телебезне ни дәрәҗәдә белүләре дә ачыкланачак.

13 июльдә Мамадыш районының Җөри авылы янындагы «Питрау-2024» – «Кряшен чибяре» мәйданында конкурсның йомгаклау этабы булачак. Биредә Татарстан күләмендәге «Кряшен чибяре»н һәм Мамадыш муниципаль районының «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Икенче, өченче урынны алучы чибәрләрне дә махсус диплом, бүләк көтә.

Конкурста түбәндәге номинацияләр булачак: «Иң яхшы җыручы», «Иң яхшы биюче», «Иң сөйкемле», «Йолаларны яхшы белүче», «Иң оста чигүче», «Иң җор телле», «Иң тапкыр», «Этник костюм белгече». Һәр номинациядә җиңгән кызларга дипломнар тапшырылачак.

Игътибар! «Online кряшен чибяре»н «Туганайлар» (tuganaylar.ru) сайтында оештырылган тавыш бирү нәтиҗәләре билгелиячәк.

Алга таба кызларның һәрберсе белән аерым таныштырачакбыз, безнең сайтны карап барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев