Кр.Баранлылар игелекле эшкә кушылганнар
Хәбәрләр

Кр.Баранлылар игелекле эшкә кушылганнар

Алексеевск рвйонының Кр. Баран авылы мәдәният йортында хатын-кызлар җыелып хәрби операциягә китүче солдатларга җылы оекбашлар бәйләгәннәр.

“Оекбашларны бәйләүдә һәм ашамлыклар алып килеп үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт. Әлеге эшкә авыл халкы бик теләп кушылды, унлап кеше килде. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз”, – дип яздылар мәдәният хезмәткәрләре. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә булган.


Нет комментариев