Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кр. Баран авылында — Урам бәйрәмнәре

Алексеевск ягындагы Кр. Баранда берничә урам халкының бергә җыелып бәйрәм уздыру гадәте бар. 7 августта инде Урам бәйрәме Түбән оч, Үзәк урам һәм Шаталов урамы кешеләрен үзенә җыйды.

Кр. Баранда халык, урам-урам җыелышып, бәйрәмнәр уздыра. Бу бәйрәмнәрне авылның мәдәният хезмәткәрләре оештыра. Әле шушы араларда гына авылның Чапаев һәм Гагарин урамнарында яшәүчеләр очрашып, үз бәйрәмнәрен үткәрделәр.

Урам бәйрәмнәренә хас булганча, саф һавада, яшел чирәм өстендә чәй табыны көйләнде. Бер читтә самавыр җырлап утырды. Уен-көлкеле тәмле чәй табынындагылар үткәннәрне, авыл тормышындагы олы вакыйгаларны да искә төшерделәр. Ул, үзенә күрә, кечерәк җыенны хәтерләтте. Милли бәйрәмгә хас барлык уеннар да уйналды: ике урам кешеләре, командага берләшеп, акран тартып та ярышты. Киң капчыкны икешәрләп киеп тә узыштылар. Чирәм өстендә «чаңгы»да йөрү осталыгын да күрсәттеләр. Түтиләр, яшь килен чакларын искә төшереп, су белән мөлдерәмә тулы чиләкләр эленгән көянтәне иңбашларына салып йөгерештеләр. 

Бәйрәмдә керәшен җырулары да яңгырады. Анысын бәйрәмгә чыккан әбиләр шикелле тиешенчә һәм тәмен белеп башкаручылар булмады. Әбиләр җыру әйткәндә, кечкенә кызлар бар күңелләрен биреп тыңлап утырдылар. Балачакта күңелгә уелып калганнар байтак еллар үткәч тә онытылмый, киресенчә, сагыну-юксыну аша хәтер аларны яңарта. Һәм кеше, үзе дә сизмәстән, халыкның күңел байлыгы булган шул җыруларга, шул моңга, тарихи мираска тартыла…

Кр. Баран авылында әле тагын бер зур вакыйга көтелә. Ул — районкүләм «Уңыш» бәйрәме. Зур Алан авыл җирлеге башлыгы Наталья Александрова 21 августта Кр. Баранда узачак районкүләм «Уңыш бәйрәме»ндә төрле милли фольклор ансамбльләр, шул исәптән бу авылның «Бәрәнҗәр» ансамбле дә катнашачагын әйтте. «Уңыш бәйрәме»ндә милли ризык урын алган күргәзмәләр дә оештырылачак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев