Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кр. Баран авылында ел саен «Яңа уңыш түгәрәк уены» бәйрәме узды

Алексеевск районының Кр. Баран авылында ел саен үткәрелә торган «Яңа уңыш түгәрәк уены» авыл хуҗалыгы сезонын тәмамлауга багышлана.

21 август көнне Кр. Баран авылында  «Яңа уңыш түгәрәк уены» бәйрәме үткәрелде. Мәдәният йорты каршында уңыш һәм аш-су әйберләренең зур күргәзмәсе оештырылды.

Чарада катнашучы кунаклар халык уеннарында һәм күңелле түгәрәк уенда катнашты.

«Бәйрәм җылы һәм күңелле үтте. Оештыручыларга матур күргәзмәләр һәм концерт программасы, затлы бәйрәм өчен рәхмәт. Яңа уңышның искиткеч фольклор бәйрәме килеп чыкты. Мәдәният йорты каршында уңыш һәм кулинария әйберләренең зур күргәзмәсе оештырылды. Авыл халкы һәм кунаклары алдында Кр Баран мәдәният йортының «Бәрәнҗәр» керәшен халык фольклор коллективы һәм «Айбагар» балалар фольклор коллективы, Урта Тигәнәле мәдәният йортының «Ак калфак» халык фольклор коллективы, Алексеевск районының, Чистай районының Бахта мәдәният йортының «Карендәшләр» фольклор коллективы һәм тагын бик күп коллективлар, шулай ук солистлар чыгыш ясады», — дип хәбәр иттеләр мәдәният йорты хезмәткәрләре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев