«Көзге авыл» марафонында катнашырга чакырабыз
Хәбәрләр

«Көзге авыл» марафонында катнашырга чакырабыз

«Туганайлар» газетасы редакциясе иң мул ел фасылына багышлап, керәшен авыллары арасында марафон башлап җибәрә.

Көз - мул һәм ямьле ел фасылы. Көзге табигатькә хозурланмау мөмкин түгел. Шул уңайдан, авылның көзге күренешләрен сурәтләгән фотолар марафонында катнашырга чакырабыз. 

Түбәндәге кадраларда Зәй районының Сарсаз-Баграж авылы табигате. Фотоларның авторы - Александр Биканов. 

Сез дә туган авылыгызның матурлыгын сурәтләгән фотоларны безгә юллый аласыз. Без аларны сайтыбызда һәм социаль челтәрләребездә урнашытырып барачакбыз. 

Фотоларны tuganaylar@yandex.ru почтасына яки +7 917 250-97-95 Ватсап яки Телеграмм номерына юллый аласыз.

Фото


Нет комментариев