Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Комазан Башында “Гармун уйнатыйк әле” конкурсы узган

Конкурс Мамадыш районындагы Комазан Башы авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган.

Монда авылның оста тальянчылары, гармун-баянчылары катнашкан.
– Авылда үскән кем генә гармун моңын искә алып үткән яшьлеген, авылын сагынмый икән? Гармун моңы иң авыр чакларда да кешенең күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан. Яшь вакытларны искә төшереп, киләсе буынга үрнәк итеп оештырдык бу конкурсны. Конкурста “Карендәшләр” ансамбленең гармунчысы Станислав Сергеев, гармунчы сәхнә ветераны Илья Осипов, Георгий Петров, Михаил Романов үзләренең матур чыгышлары белән безне сөендерделәр”, – дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Мария Андреева. Соңыннан, “Карендәшләр” фольклор ансамбле башкаруында “Гармун уйнатыйк әле” җыры яңгыраган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев