Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көлүнең сәламәтлеккә файдалы булуы галимнәр тарафыннан күптәннән ачыкланган

Октябрь аеның беренче җомгасында елмаю көне бәйрәм ителә.

Елмаю кешеләрне бәхетле итә ала. Бәхетле буласыгыз килсә, ешрак елмаерга кирәк. Көлгәндә кешенең баш миендә бәхет гормоны - эндорфин бүленеп чыга. Әлеге күренеш 1984 елда раслана. Бу хакта "Интертат" электрон газетасы яза.
 
Елмаегыз һәм янәшәдәге кешеләр сезгә елмаеп җавап кайтарыр. Мөгаен, барыгыз да "елмаюдан дөнья яктыра" җырын белә торгандыр. Тормышта да барысы да җырдагы кебек үк. Шуны онытмагыз, елмаеп сез башка кешеләргә дә яхшы кәеф бүләк итәсез.

Елмаю кешене бизи. Елмаю кешене күпкә матур һәм бәхетле итә. Күтәренке кәефтә булган, шат кешеләргә сөйгән ярларын табу җиңелрәк.

Елмаю стресслардан саклый. Стресслардан сакланыгыз, чөнки алар гомерне кыскарта. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, тирән итеп сулыш алыгыз һәм елмаегыз. Шулай ук физик күнегүләр белән шөгыльләнү бик файдалы, чөнки ул вакытта дофамин исемле гормон бүленеп чыга һәм ул кәефне күтәрә.

Елмаю эшкә урнашканда ярдәм итә ала. Яңа вазифага урнашканда өс-киемегез хакында гына уйламагыз, елмаю хакында да онытмаска кирәк. 

Көлү, елмаю иммунитетны ныгыта. Еш көлгән кешеләрнең кан басымы, йөрәк ритмы, сулыш алу һәм мускуллар тонусы тәртиптә була. Көлгәндә тукымалардагы кан йөреше, нерв системасы, канның биохимик составы яхшыра. Елмаю кешенең психик һәм физик хәленә дә уңай тәэсир итә.

Фото: Татьяна Ефремова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев