Керәшен яшьләре командасы "Шаян хоккей"да җиңү яуладылар
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре командасы "Шаян хоккей"да җиңү яуладылар

Алар 7 команда арасында икенче урынны алдылар

19 февраль көнне Питрәч районының Ленино-Кокушкино авылында "Шаян хоккей" дип аталган итекле хоккей турниры булган. Шунда Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысы авылы керәшен яшьләреннән һәм "Бәрәкәт" хәрәкәте активистларыннан торган команда да катнашты. Алар 7 команда арасында икенче урынны алдылар. Команданың сакчысы Леонид Воробьёв турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды.

Фото: "Алга"


Нет комментариев