Фестиваль 23 августка кадәр дәвам итәчәк
Бүген, 22 август көнне Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында икенче тапкыр SEYARFEST фестивале старт алды. Фестиваль быел онлайн форматта үтә.
Көн дәвамында "Сәяр" ансамбленең рәсми ВКонтакте төркемендә фестивальгә әзерләнгән видеолар урнаштырыла.
"Без сезнең белән икенче #SEYARFEST керәшен мәдәнияте фестивалендә очрашабыз. Кызганыч, без бүген җыелыша алмыйбыз. Ләкин халкыбызның этникасын һәм мәдәниятен саклауга әлеге кыенлыклар комачауламас", - ди фестивальне оештыручылар.
Фестиваль 23 августка кадәр дәвам итәчәк.
Нет комментариев